Бүген, язның беренче көнендә, "Казан" гаилә Үзәгендә "Бәхетле гаилә" мәктәбенең чираттагы дәресе узды

2016 елның 1 марты, сишәмбе

Без барыбыз да бәхетле булырга телибез! Күпчелек кешеләр иң беренче чиратта бәхетне гаилә белән бәйли: кем үз йортында бәхетле шул кеше үзе дә бәхетле дип саный ул. Әмма гаиләле булу ул сәнгать, аңа өйрәнергә кирәк, һәм кайчакта гомер буе.

Булачак яшь парлар хәзер уртак тормыш бусагасында. Ничек уртак тормышның беренче көннәреннән үк үзара аңлашуга ирешергә, гаиләдә матди иминлек тәэмин итәргә,  гаиләдә бала тууга ничек әзерләнергә? "Ышаныч" үзәгенең югары квалификацияле белгечләре яшь парларга шушы сорауларга җаваплар табарга ярдәм итәләр.

Бүген психолог Эльмира Симашева яшь парлар белән тренинг үткәрде. Юрист Лилия Шакирова яшь парларга гаиләгә кагылышлы законнар турында сөйләде һәм бу өлкәдә аларның сорауларына җаваплар бирде. Очрашуда булучылар тренингта кызыксынып катнаштылар, белгечләргә актуаль мәсьәләләргә кагылышлы сораулар бирделәр.

Исегезгә төшерәбез, "Бәхетле гаилә” мәктәбе дәресләре  "Казан" гаилә Үзәгендә һәр сишәмбе саен үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International