2016 елның 29 феврале турында

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

Барыбызга да билгеле булганча, 2016 ел - кәбисә ел. Кәбисә елда гына 29 февраль җитә, һәм ул дүрт елга бер тапкыр гына була. Соңгы ике кәбисә елындагы (2012 һәм 2016 ел) күрсәткечләрне чагыштырып карыйк.

29.02.2012 көнне республикада 19 пар никахларын теркәгән, быел бары тик 2 пар гына. 2012 елда 29 февраль чәршәмбе көнгә туры килгән иде, бу көнне парлар дүшәмбе яки сишәмбе караганда ешрак никахларын теркиләр. Быел 29 февраль - дүшәмбе, никах теркәү актлары саны арасындагы аерма аңлашыла да инде.

Уртача алганда, Татарстан Республикасында февраль ае буенча көн саен 151 туу турында акт теркәлә. Мөгаен, 29 февраль дә искәрмә булмас, безне ким булмаган сан белән куандырыр. Ә 29.02.2012 туган балалар саны, үз чиратында, 125 не тәшкил итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International