Гаиләдә бала туу – иң сөенечле вакыйгаларның берсе дияргә мөмкин

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

Бала - ул чиксез ләззәт чыганагы: нарасые янында һәр ата-ана ял һәм куаныч таба. Ә игезәк бала туса, икеләтә шатлыктыр, мөгаен.

    Мамадыш шәһәрендә туып үскән, ә хәзер Яр Чаллы шәһәрендә гомер итүче, хөрмәтле яшь Хисматовлар гаиләсендә икеләтә сөенеч – 2016 нчы елның 14 гыйнвар көнендә игезәк малай -балалары туды. Малайларга ата-аналары күркәм мәгънәле исемнәр сайлаганнар – Азамат һәм Салават. Татар исемнәре сүзлегенә күз салсаң, Азамат исеме - баһадир, кыюлыкны, ә Салават - догалар, мактау җыры, фатихә бирү дигән мәгънәгә ия. Азамат белән Салават - гаиләдә икенче һәм өченче балалар, апалары Адилә   өчен көтеп алынган энекәшләр.

       27 нче февраль көнне Ришат белән Гүзәлия Мамадыш районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә малайларының беренче документларын – туу турында таныклыкларын алдылар. ГХАТ бүлеге хезмәткәре Фәния Гаязова яшь ата-ананы гаиләләрендә сабыйлар туу сөенече белән чын күңелдән тәбрикләп Мамадыш районы   башлыгы Анатолий Петрович Иванов исеменнән котлау хатын, открыткалар  һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International