Ата-ана өчен бала туу әйтеп бетергесез зур шатлык. Игезәк бала туганда бу шатлык икеләтә арта. 2016 нчы елның икенче аенда Менделеевск районының ЗАГС бүлегендә икенче игезәкләрне теркәү үткәрелде. Бәхетле Николай һәм Наталья Даниловлар гаиләсендә игезәк бала – малай һәм кыз туды. Малайга Артём , кызга Диана дип исем куштылар. Даниловлар гаиләсенә тынычлык, гаилә бәхете, нәниләргә сәламәтлек телибез.