2016 елның 26 февралендә Кама Тамагының ГХАТ бүлегендә Хайруллинар гаиләсенең “Алтын туй” тантанасы билгеләп үтелде

2016 елның 27 феврале, шимбә

Никахлашуларына ярты гасыр үтеп китсә дә,  алар  һаман шулай якты йөзле, киң күңелле булып кала белгәннәр. Хайруллиннарның бу истәлекле көннәрендә аларны котлап балалары, оныклары, туганнары да килгән иде.

 Кама Тамагы мунициаль районы башкарма комитеты җитәкчесе  Алмаз Сәбирҗанов, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова– котлаучылар арасында. Бәхетнең иң югары ноктасында булгандыр, мөгаен, бу мизгелләрдә Хайруллиннар. ГХАТ бүлеге белгечләре тарафыннан котлау сүзләре, аларның иң изге теләкләрен ишеттеләр һәм бу олы көннең истәлеге итеп почет кенәгәсенә имзалар куйдылар.

Бүген Кама Тамагы ГХАТ бүлегендә Алтын туй тантанасыннан тыш Артур Шигапов һәм Алена Косенкованың никахлашу церемониясе булып узды.

Юбилярлар бәхетле гаилә тормышы серләрен ачып, киләчәккә яшь буынга үзләренең теләкләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International