Кормушинарның танышу тарихы 1955 елга барып тоташа. Яшь 20 яшьлек кыз Вера ялдан кайтканда Казанда яшәүче апасына күчтәнәч тапшырырга керә.
Апасы йортында бу вакытта бәйрәме була. Ә күптән түгел генә армиядә хезмәт итеп кайткан 25 яшьлек Иван бик яхшы гармунчы була. Бик матур җырлаучы Вера күчтәнәчләрен тапшырганнан соң, билгеле инде, бәйрәмнән читтә калмый! Моңлы кыз Вера яшь Иванның куңелен яулый.
Шулай очраклы танышу ышанычлы һәм нык гаилә коруга этәргеч була.
Кормушиннар ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Аларның гаиләсендә ике онык һәм дүрт оныкчык бар.
Бергәләп алты дистә ел яшәү бу чыннан да язмыш бүләге. Бриллиант туй иң матур һәм ныклы таш исемен йөрткән кебек, бу менә дигән гаилә дә матур һәм ныклы мөнәсәбәт үрнәге!