Бөгелмәдә елның 200-нче сабые дөньяга килде

2016 елның 27 феврале, шимбә

27 февраль көнне ГХАТ бүлеге хезмәткәре Бөгелмә бала тудыру йортында дөньяга килгән елның 200-нче сабыен рәсми рәвештә теркәде. Әти-әниләр Виталий белән Анастасия балага Кирилл дип исем куштылар. Фарсы телендә Кирилл исеме “кояш” дигәнне аңлата. Сабый нәкъ кояш кебек үзенең тирә-ягындагыларны җылы һәм якты елмаюы белән сөендереп торсын. Кирилл Роговлар гаиләсендә икенче бала.  Ихлас күңелебездә аларны әлеге шатлыклы вакыйга белән тәбрик итәбез, сәламәтлек, тынычлык һәм куанычлы тормыш телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International