«50 мәхәббәт юбилее»: Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Гөлчәчәк» юбилей

2016 елның 27 феврале, шимбә

«50 мәхәббәт юбилее» проекты кысаларында, Түбән Каманың 50 еллыгы уңаеннан, никахлашу Сараенда туй юбилее белән тәбрикләү дәвам итә.

2016 нчы елның 27 нче февралендә Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсенең төп залында Дәниф һәм Римма Амирхановларның "Гөлчәчәк" туй  юилее тантанасы узды. Нәкъ ун ел элек, шәхси имзалары белән янә никахлары беркетелде. Сүнмәс-сүрелмәс саф мәхәббәт символы сыйфатында Дәниф тормыш иптәше Риммага унбер кызыл, һәм бер ак хуш исле гөлчәчәкләр – бәхетле, матур киләчәк өмете белән бүләк итте.

Бу үзенчәлекле көндә, никахлашу Сараенда аларның туганнары һәм якыннары җыелды, һәм, әлбәттә, Амирхановларның яраткан балалары Булат һәм кечкенә Рената да  килделәр.

Ун ел бергә тормыш итү вакытында, Амирхановлар гаиләсе ныклы һәм төпле гайлә булдылар. Аларның гаилә девизы тормышта булган барлык авырлыкларны һәм кыенлыкларны бергә үтеп, бер-беребезгә ышанырга, хөрмәт итәргә  һәм  ярдәм итәргә өйрәтә.

ГХАТ Идарәсе белгечләреннән юбилярларга бик күп матур сүзләр яңгырады. Римма һәм Дәниф Амирхановларга исән-сау булып, балалары, оныклары һәм оныкчыклары янәшәсендә «алтын» туйларын 50 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәргә теләдәр. Әлеге көтеп алынган вакыйга истәлегенә, Амирхановлар Түбән Кама ГХАТ Идарәсенең яңа Почет Китабына кулларын калдырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International