2016 нчы елның 26 нчы февралендә «Балалар шәһәр хастаханәсе перинаталь үзәгендә» Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре катнашында булачак әниләр өчен, чираттагы дәрес үткәрелде.
ГХАТ Идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хатын-кызларга бала тудыру йортында яңа туган сабыйларны дәүләт теркәве тәртибе турында, баланың әтисе булуы тану турында сөйләде, кечкенә түбәнкамалылар өчен иң популяр һәм сирәк исемнәрне санап китте һәм барлык кызыксындырган соруларга җавап бирде. Хокук дәресендә Алган Файдалы мәгълүмат Булачак әниләргә баланың беренче документын – туу турында танык лыкны рәсмиләштерүдә ярдәм итәчәк.