Бүген, 2016 елның 27 февраль көнендә, "Казан" гаилә Үзәгендә, Туктар Абдулла улы һәм Флүрә Салим кызы Гайфуллиннарның алтын туйга багышланган тантаналы чара узды

2016 елның 27 феврале, шимбә

Гайфуллиннар, һәркем сокланырлык үрнәк гаилә! Туктар әфәнде гаиләнең терәге булса, Флүрә ханым зирәк, чибәр, кунакчыл, изге күңелле, балаларына, оныкларына җанын да бүлеп бирергә әзер, хатын-кыз.

Тырыш хезмәте өчен, Туктар әфәнде 1975 елда 3 дәрәҗә «Хезмәт даны» һәм 1986 елда «Хөрмәт билгесе» орденнары белән бүләкләнә. Бик күп грамоталар һәм акчалата бүләкләр бирелә. 45 ел буе бер урында эшләп «Хезмәт ветераны» дигән данлыклы исем алып, Туктар әфәнде, лаеклы ялга чыга.Ә Флүрә ханым, гомумән 44 ел стаж алып «Хезмәт ветераны» дигән лаеклы исемгә ия була.

Алдагы көннәрендә балалар, оныклар бәхетенә куанып, һәр туган көнгә сөенеп яшәргә язсын аларга!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International