ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Буа муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге житәкчесе Эльвира Радик кызы Шагалиева, “Язның мәрхәмәтлелек атнасы” Республика акциясе кысаларында, үз гаиләсе исеменнән Картлар йортына бүләк тапшырды.

V чакырылыш Дәүләт Советының унҗиденче утырышында “Россия Федерациясе Гаилә кодексына һәм Россия Федерациясе Граждан процессуаль кодексының 233 статьясына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проекты каралды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Россия Думасына РФ Гаилә кодексына үзгә­реш кертү тәкъдиме белән чыга.


20
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

        Азнакай районы масштабында ФГОС кысаларында психологик хезмәтне оештыру буенча семинар булып узды. Шулай ук бу семинарда гаилә тормышын алып бару буенча курслар алып баручы педагоглар “Тәрбия баскычлары” дигән темада фикер алыштылар. Семинарда чыгыш ясаган ЗАГС бүлегенең баш белгече Шакирова Светлана Марсовнаның чыгышын семинарда катнашучылар зур кызыксыну белән тыңладылар. Светлана Марсовна 2016-18 елларда районда демографик хәлне яктырту Планы белән таныштырды. Педагогларга практикада куллану өчен “Методик ярдәмлек” эшләп таратылды.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» акциясе дәвам итә.

2016 елның 20 апрелендә никахлашу Сараенда «Кан бир – тормышны коткар!» ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләренең алтыдан унике яшькә кадәр балалар арасында рәсем конкурсы узды.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» акциясе дәвам итә.

Ел саен Рәсәйдә Илкүләм донор көне билгеләп үтелә. Бу көн сәламәтлеге хакына һәм мохтаҗ булган үз канын бушлай тапшыра торган кешеләргә багышланган.

   Ютазы районы ГХАТ бүлегенең Тантаналар залында 20 апрель көнне көмеш парларны котладылар. Светлана һәм Сергей Пройдаковлар,  Елена һәм Николая Гребенюклар 25 ел элек апрель аенда гаилә бәхетен төзи башлаганнар. Бүген алар яшьлек мәхәббәтләренә һәм биргән вәгъдәлеренә тугырлыклы калып матур гаилә булып яшиләр. ГХАТ хезмәткәрләре юбилярларга изге теләкләр теләделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.

2016 елның 20 апрель көнендә "Язгы яхшылык атнасы - яхшы эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН" акциясе кысаларында Балтач ГХАТ бүлеге җитәкчесе З.Р.Әхмәтханова, район ветераннар Советы рәисе Р.А.Абдуллин, Россия федераль миграция хезмәтчелеге идарәсенең Балтач районы буенча бүлекчәсе инспекторы Минһаҗева Фәйрүзә Балтач районы Чепья авылында урнашкан Халыклар дуслыгы музенда 14 яше тулган укучыларга тантаналы рәвештә паспорт тапшырдылар.

Менә шундый девиз астында бүген Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарама комитеты ГХАТ бүлегендә, “Язның игелекле атнасы” республика акциясе кысаларында, “Гаилә” дәресе булып узды.

    20 апрель көнне Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, 23 авыл советы сәркәтипләре белән киңәшмә җыелыш узды.
   Киңәшмә барышында башкару дисциплинасы мәсьәләләре тикшерелде, дәүләти гражданлык хәле актларын теркәве, гражданлык хәле актларын теркәү барышында булырга мөмкин  хаталар каралды һәм ачыкланды.

Анда  Лаеш муниципаль районының Исполком вәкиле, җәмәгать судьялары, ГХАТ бүлеге җитәкчесе, Лаеш муниципаль районының халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе катнаштылар. Түгәрәк өстәл утырышында җәмәгать судьялары, ГХАТ бүлеге җитәкчесе  аерылушылар буенча  алдагы  еллардагы статистик мәгълүматларны  китерделәр. Бу  сорау буенча уртак фикер алышу нәтиҗәсендә киләчәктә гаиләне ныгыту буенча  план эшләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International