20 апрель көнне Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, 23 авыл советы сәркәтипләре белән киңәшмә җыелыш узды.
Киңәшмә барышында башкару дисциплинасы мәсьәләләре тикшерелде, дәүләти гражданлык хәле актларын теркәве, гражданлык хәле актларын теркәү барышында булырга мөмкин хаталар каралды һәм ачыкланды.
ГХАТ бүлегенең баш белгече Наталья Гурина "АИС-ЗАГС" автоматлаштырылган мәгълүмат системасындагы үзгәрешләр турында сөйләде һәм аерым игътибарны үлем очрагын теркәүгә ясады.
Киңәшмәдә аерым игътибар Яшел Үзән муниципаль районы халкы арасында электрон хезмәтләрне популярлаштыру мәсьәләсенә бирелде.
Җыелыш ахырында барлык сәркатипләргә авыл җирлекләре башкарма комитетларының мәгълүмат стендларында урнаштыру өчен граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә кагыла торган мәгълүмат бирелде.