Тантаналы рәвештә паспорт тапшыру

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

2016 елның 20 апрель көнендә "Язгы яхшылык атнасы - яхшы эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН" акциясе кысаларында Балтач ГХАТ бүлеге җитәкчесе З.Р.Әхмәтханова, район ветераннар Советы рәисе Р.А.Абдуллин, Россия федераль миграция хезмәтчелеге идарәсенең Балтач районы буенча бүлекчәсе инспекторы Минһаҗева Фәйрүзә Балтач районы Чепья авылында урнашкан Халыклар дуслыгы музенда 14 яше тулган укучыларга тантаналы рәвештә паспорт тапшырдылар. Әлеге тантанада районыбызның легендар шәхесе Галиев Гарифҗан Галиевич укучыларга Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан районыбызның тарихи вакыйгаларын сөйләп узды. Балаларга паспортны музей директоры, Бөек сугыш ветераны үзенең матур теләкләрен җиткезеп, балаларга илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләп тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International