ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

20 нче апрельдə Җирле үзидарә көне бəйрəме алдыннан, Югары Ослан гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучылары өчен ГХАТ бүлеге “Ачык ишекләр көне” үткәрде.

2016 елның 20 апрелендә "Язгы шәфкатьлелек атналыгы" кысаларында никахлашу Сараенда Лениногорск шәһәренең 8 нче урта белем бирү мәктәбенең укучылары белән очрашу үткәрелде. Очрашуның төп максаты булып мәктәп программасына кертелгән Гаилә кануннарын ныгыту темасын күз аллау булды.

Көн дә яшләр катнашуында тәрле чаралар уза. 18 апрель “Дуслык көнендә” мәктәп укучылары дуслык турында шигырьләр укыдылар, 19 апрель “Мәрхәмәтле кино көнендә” фильмнар карап үттеләр. “Саләмәтлек көнендә” спорт ярышларында катнаштылар.

Бүген, 2016 елның 20 апрелендә Сарман районы Петровский Завод авылында яшәүче Галия Гарифулла кызы Сабирова үзенең 90 яшьлек юбилее. Галия апаны олуг юбилее белән тәбрикләргә район һәм авыл җирлеге җитәкчелеге, туганнары җыелган иде. Юбилярга иң изге теләкләр җиткерелде һәм  Россия Президенты Владимир Путинның  Котлау хаты тапшырылды. 

   "Язгы игелекле эшләр атнасы эстафетасы" Республика иреклеләр акциясенең "Игелекле Җир" көне алдыннан 2016 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре ГХАТ бүлеге урнашкан бина янындагы парк территориясен җыештыруны оештырдылар.

20 апрельдә Апас районында Бөек Җиңүнең 71 еллыгы, һәм шулай ук республика пенсионерлар Союзының 10 еллыгы уңаеннан пенсионерлар арасында йөзү, ату, өстәл теннисы буенча ярышлар үтте. Бәйгенең максаты “Өченче буын“ республикакүләм бәйгедә катнашу өчен иң көчлеләрне билгеләү иде. Биредә барлыгы 50дән артык пенсионер катнашып үзенең җитезлеген күрсәтте.

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яңа гаилә барлыкка килде. 

Николай Кузьмин белән Галина Яфарова, бөтен шартын туры китереп, балдаклар алмашып, үзләренең никахын рәсмиләштерделәр.


19
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Бу әңгәмәдә, беренчедән, ЗАГСта еш очрый торган акт – аерылышу һәм аерылышучыларның санын киметү чаралары турында сүз барды. “Гаиләне саклыйк” программасы кысаларында Казан ЗАГС Идарәсе һәм аның Идел Буе бүлегендә медиатор-психологлар катлаулы тормыш ситуациясендә калган парлар белән эшләве, һичшиксез, гаиләләрне саклап калырга ярдәм итә. “Гаиләне саклыйк” проекты 2016 ел башыннан эшли башлады.

М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү Дәүләт университеты, Россия журналистлар берлеге, Мәскәү шәһәре ветераннар Советы һәм “Лига Интернет-медиа” коммерциячел булмаган фонды оештыра торган еллык Халыкара интернет-конкурсның җиңүчеләре арасында быел да нурлатлылар бар.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» акциясе дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International