20 нче апрельдə Җирле үзидарә көне бəйрəме алдыннан, Югары Ослан гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучылары өчен ГХАТ бүлеге “Ачык ишекләр көне” үткәрде. Бу чараның максаты – җирле үзидарә институтының дәрәҗәсен арттыру, югары сыйныф укучыларының хокукый культурасын формалаштыру, аларны гаилә тормышына хәзерләү һәм район ГХАТ бүлеге эшчәнлеге белән таныштыру иде.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова ГХАТ бүлегенең эшчәнлеге, 2014 елда теркәлгән статистика мәгълүматлары белән таныштырды, аларга никахлашу залын күрсәтте. Шулай ук бу залда бергә парлап озын гомер кичерүче парлар өчен тантаналы төстә чаралар үткәрелүе, ана капиталы сертификаты, 14 яшь тулган Россия гражданнарына тантаналы төстә паспорт тапшылулары турында сөйләде. Балалар архив белән таныштылар,анда йөз ел буе сакланган гражданлык актлары теркәлгән китапларны карадылар.Укучыларда аеруча гражданлык акты теркәлгән китаплар кызыксыну уятты, алар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Очрашу азагында югары сыйныф укчылары ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренә үзләренең бу очрашудан бик кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар алуларын әйтеп аларга рәхмәтләрен җиткерделәр.