Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» акциясе дәвам итә.
2016 елның 19 апрелендә «Әдәпле кино көнендә», ГХАТ Идарәсе белгечләре «Җәлил» кинотеатры белән бергә Түбән Кама Балалар йорты тәрбияләнүчеләре өчен хәйрия киносы күрсәтүен оештырдылар. Кинога бару – балалар өчен онытылмаслык, күңелләрендә якты хатирә калдыра чара булып тора.