Бу әңгәмәдә, беренчедән, ЗАГСта еш очрый торган акт – аерылышу һәм аерылышучыларның санын киметү чаралары турында сүз барды. “Гаиләне саклыйк” программасы кысаларында Казан ЗАГС Идарәсе һәм аның Идел Буе бүлегендә медиатор-психологлар катлаулы тормыш ситуациясендә калган парлар белән эшләве, һичшиксез, гаиләләрне саклап калырга ярдәм итә. “Гаиләне саклыйк” проекты 2016 ел башыннан эшли башлады. Шул чорда проектта аерылышырга уйлаган 122 пар катнашты, шуларның 79ы гаиләләрен саклап калырга карар итте. Мондый парларга үрнәк гаиләләр турында мәгълүмат аеруча файдалы булыр дип уйлыйбыз. 2001 елдан башлап ел саен 1 мең чамасы парны “Казан” Гаилә үзегендә һәм Казан ЗАГС бүлекләрендә 50, 60, 70 еллык юбилейлары белән котлау тантанасы үткәрелә, бу парларга Казан мэры И.Р. Метшинның матди бүләге дә тапшырыла. Радиотыңлаучыларның турыдан-туры сорауларына, алдан Рәзин Нуруллинга юнәлтелгән сорауларга җавап бирелде. Ул никах ЗАГСта теркәлмәгендә туган баланың атасын билгеләү, балаларның тууын теркәү урыннары һ.б. турында.
Хөрмәтле радиотыңлаучылар, турыдан-туры эфир вакытында сорауларыгызны бирергә өлгермәгәнсез икән, шалтыратыгыз.
Безнең телефоннар 222-90-83, 222-90-89