Нурлатлылар “Страницы семейной славы” Халыкара интернет-конкурсы җиңүчеләре булды

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү Дәүләт университеты, Россия журналистлар берлеге, Мәскәү шәһәре ветераннар Советы һәм “Лига Интернет-медиа” коммерциячел булмаган фонды оештыра торган еллык Халыкара интернет-конкурсның җиңүчеләре арасында быел да нурлатлылар бар. Фома мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Аяз Әһлиуллин бәйгедә 1нче, “Дуслык” (“Дружба”, “Туслах”)  газетасы корреспонденты Маргарита Литта 3нче урынга лаек булган. Фома мәктәбенең тагын бер укучысы Алия Гафурова исә конкурсның дипломына лаек дип табылган. Җиңүчеләр 21-22 апрель көннәрендә Мәскәүдә үтәчәк Халыкара фәнни-методик семинар һәм Илкүләм медиа-форумга чакырулы.  Билгеле булганча, интернет-бәйгедә  катнашучылар саны ел да арта тора, быел да анда 1000гә якын эш кергән. Ә җиңүчеләрнең, шул исәптән нурлатлыларның да эшләре  бәйге нәтиҗәләре буенча бастырыла торган Хәтер китабына керәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International