Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Донор көне»

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» акциясе дәвам итә.

2016 елның 20 апрелендә никахлашу Сараенда «Кан бир – тормышны коткар!» ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләренең алтыдан унике яшькә кадәр балалар арасында рәсем конкурсы узды.

Оештыручылар фикеренчә, балалар рәсемнәрендә түбәндәге сорауларга җавап бирергә тиеш иде: «Ни өчен кан тапшырырга кирәк?», «Моның нинди файдасы?», «Кем ул донор?». Балаларга кан бирү турында сөйләделәр һәм видеофильм күрсәттеләр.

Конкурста катнашучыларның иҗади эшләре кызыклы һәм үзләренә файдалы булды. Һәр рәсемнең үз тарихы. Конкурс нәтиҗәләре буенча барлык эшләрнең авторлары җиңүче дип билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International