V чакырылыш Дәүләт Советының унҗиденче утырышында “Россия Федерациясе Гаилә кодексына һәм Россия Федерациясе Граждан процессуаль кодексының 233 статьясына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проекты каралды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Россия Думасына РФ Гаилә кодексына үзгәреш кертү тәкъдиме белән чыга.
Әлеге тәкъдим аерылышу очраклары күп булу белән бәйле. Парламент әзерләгән закон проекты буенча, аерылышырга гариза биргәннән алып никахны өзү арасын элекке бер айдан өч айга хәтле озайтырга кирәк. Депутатлар уенча, аерылышу күп кенә очракта ашык-пошык гаилә кору, алдагысын уйлап җиткермәү белән бәйле. Өч ай вакыт эчендә ир белән хатын нинди адымга барганнары турында тагын бер кат уйланмаслармы, янәсе.
РФ Гаилә кодексына тәкъдим ителгән тагын бер үзгәрешнең асылы мондый: әгәр ир яки хатынның балигъ яшькә җитмәгән баласы булса, яисә икесенең берсе аерылуга каршы икән, суд ир белән хатынны татулаштыру чараларын күрә ала. Суд утырышын кичектерә һәм татулашу өчен алты айга кадәр вакыт бирә. Гаилә кодексына төзәтмә кертү омтылышы нигезсез түгел. Татарстан ЗАГС органнары гаиләне саклап калуның төрле юлларын эзлиләр. Аерылышырга җыенганнар белән күзгә-күз дигәндәй, әңгәмәләр уздыралар, гаилә белән психологлар эшли. Нәтиҗәсе күренә башлаган инде. Мәсәлән, 2015 елда 13 мең 450 гаилә таркалган, бу 2014 ел белән чагыштырганда 1656га ким.
Аннан соң Гаилә кодексына тәкъдим ителгән тагын бер үзгәреш буенча, суд “читтән торып”, ягъни ир белән хатыннан башка никахны өзү турында карар кабул итмәячәк. Үзгәрешләр ир яки хатынның гаиләдәге хокукларын беркадәр чикли кебек, әмма бу гаиләнең башка әгъзаларының әхлак принципларын, сәламәтлеген саклау өчен эшләнә. Социаль тикшеренүләр күрсәткәнчә, гаилә гадәттә беренче биш ел эчендә таркала (36 процент). Статистика мәгълүматларына караганда, Идел буе федераль округында аерылышу очраклары буенча беренче урында – Пенза өлкәсе (1 мең никахка 655 аерылышу очрагы). Саратовта – 623, Татарстанда 464 очрак теркәлгән. Бездә ел саен 10 мең бала әтисе йә әнисе белән бергә аерылышу газапларын кичерә икән. Гаиләләрнең 64 проценты ун ел да яшәми таркала. Инде менә шушы күңелсез проблеманы закон нигезендә хәл итәргә уйлыйлар. Сораштырулар күрсәткәнчә, гаиләне ничек булса да саклап калырга кирәк, диючеләр нибары 10 процентны тәшкил итә. Ә закон проектын депутатлар бертавыштан хуплады.