Бүген Буа муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге житәкчесе Эльвира Радик кызы Шагалиева, “Язның мәрхәмәтлелек атнасы” Республика акциясе кысаларында, үз гаиләсе исеменнән Картлар йортына бүләк тапшырды.
Бүген генә түгел, һәрбер көнебез дә игелек эшләүгә тоташып калса иде! Бәхет, игелек өләшеп яшик, үзебезгә меңе белән әйләнеп кайтыр!