Семинарда ЗАГС бүлегенең баш белгече чыгыш ясады

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

        Азнакай районы масштабында ФГОС кысаларында психологик хезмәтне оештыру буенча семинар булып узды. Шулай ук бу семинарда гаилә тормышын алып бару буенча курслар алып баручы педагоглар “Тәрбия баскычлары” дигән темада фикер алыштылар. Семинарда чыгыш ясаган ЗАГС бүлегенең баш белгече Шакирова Светлана Марсовнаның чыгышын семинарда катнашучылар зур кызыксыну белән тыңладылар. Светлана Марсовна 2016-18 елларда районда демографик хәлне яктырту Планы белән таныштырды. Педагогларга практикада куллану өчен “Методик ярдәмлек” эшләп таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International