Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә милли донорлар көне

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» акциясе дәвам итә.

Ел саен Рәсәйдә Илкүләм донор көне билгеләп үтелә. Бу көн сәламәтлеге хакына һәм мохтаҗ булган үз канын бушлай тапшыра торган кешеләргә багышланган.

Хәзерге вакытта күп кенә илебезнең почмакларында кан җитмәүе сизелә. Нәкъ менә шул сәбәпле, Рәсәйнең бөтен территориясендә, 20 апрельдә донорлык хәрәкәтен популярлаштыруга һәм пропагандалауга юнәлдерелгән төрле чаралар һәм акцияләр уза.

Белгечләр һәм ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина кан бирү буенча хәйрия акциясендә катнашты һәм Татарстан Республикасында донорлык үстерүдә үз өлешләрен керттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International