2016 нчы елның 21 апрелендә Мөслим муниципаль районының Туган якны өйрәнү музеенда 14 яшьләре тулган 12 егет һәм кызга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.
Чистай муниципаль районының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре “Безнең хөрмәтле ветераныбыз” дигән республика социаль-гуманитар проектында катнаштылар. 2016 елның 21 апрелендә бүлек мөдире Вера Белова-Реутина Чистайның “Юлдаш” йорт-интернатында яшәүче сугыш ветераннары янында булды һәм тыл хезмәтчәннәре бүлмәләре өчен карават тирәсенә җәя торган дүрт келәм бүләк итте.
21 нче апрельдә Мамадыш районының ГХАТ бүлегендә “Язның яхшылыклар атнасы - яхшы гамәлләр эстафетасы” акциясе нигезендә безнең хезмәткәрләр авыру балаларга ярдәм итәр өчен бишенче канал һәм “Русфонд” алып бара торган смс-ярдәм акциясендә катнаштылар. Кәрәзле телефоннан 5541 номерына “ДОБРО” сүзе жибәрделәр. Смс хатның бәясе -100 сум.
Конкурсның нәтиҗәләре Казан Ратушасында җирле үзидарә көнендә билгеле булды.
Конкурста быел Казан Башкарма Комитетының төрле бүлекләреннән 100дән артык хезмәткәр катнашты. Алар 17 номинациядә җиңү өчен көрәштеләр.
Актаныш районы ЗАГС бүлегендә 2016 нче елның 21 апрель көнендә 60 нчы баланы теркәү тантанасы үткәрелде. Бәхетле әти - Әнвәров Шәфкат Илфат улы һәм әнисе - Әнвәрова Гөлнара Фигат кызы улларына Тамерлан исеме куштылар. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшь парны 2 нче балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын күңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт , бәхетле итеп үстерүләрен теләде. Яшь гаиләгә уңышлар, мәхәббәтле тормыш телибез, - диде ул.
Алар ике малай үстереп биш оныкларына куанып яшиләр. Юбилярларны ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гусманова Лилия Саим кызы тәбрикләде һәм рәхмәт хаты тапшырды.
Бөек Ватан сугышы ветеранын Олы Нырсы, Шәтке авылы җирлекләре башлыклары, район җитәкчелеге тәбрик итте. Аңа РФ Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын, истәлек бүләген тапшырдылар.
2016 елның 21 апрель көнне, “Язгы изгелек атнасы - яхшы эшләр эстафетасы” дип аталган акцияга таянып, “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге белгечләре, районның ЗАГС бүлеге, волонтерлар белән берлектә мөмкинлекләре чикле булган балалы гаиләгә бардылар. Бу очрашу “Яхшы эшләр көне!” дигән девиз астында үткәрелде. Әлеге баланы туган көне белән котлап, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
"Чын йөрәктән изге эш"- шул девиз буенча Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Республика хәйрия, иреклеләр акциясе "Язгы изгелек атнасы-игелекле эшләр эстафетасы"нда актив катнашалар.
21 апрельдә Апас муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Каратун урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары белән берлектә гаиләне алып бару дәресе үткәрелде.