"Чын йөрәктән изге эш"

2016 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

   "Чын йөрәктән изге эш"- шул девиз буенча Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Республика хәйрия, иреклеләр акциясе "Язгы изгелек атнасы-игелекле эшләр эстафетасы"нда актив катнашалар. Шулай итеп, 2016 елнын 21 апреленда ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, Яшел Үзән шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Рәхәт» карамыгында булган өлкән яштәге Насыйрова Фәгимә Дәүләтша кызының фатирын жыештырырга булыштылар.  Бик теләп һәм яхшы кәеф белән ГХАТ бүлеге белгечләре 2 сәгать эчендә әбинең фатирында барлык тәрәзәләрне юып чыктылар.
   Фәгимә Дәүләтша кызы, үз чиратында, ярдәм итүләре өчен рәхмәт әйтте һәм аннан соң чәй табыны артында, үзенең сугыш вакытына туры килгән балачак хатирәләре белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International