Ветераннар өчен бүләкләр

2016 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Чистай муниципаль районының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре “Безнең хөрмәтле ветераныбыз” дигән республика социаль-гуманитар проектында катнаштылар. 2016 елның 21 апрелендә бүлек мөдире Вера Белова-Реутина Чистайның “Юлдаш” йорт-интернатында яшәүче сугыш ветераннары янында булды һәм тыл хезмәтчәннәре бүлмәләре өчен карават тирәсенә җәя торган дүрт келәм бүләк итте.

Нурия Абдурахман кызы Сабирҗанова, Рәйсә Вәгыйз кызы Низамиева, Антонида Михайловна Кузюрина, Фәһимә Яһуд кызы Яһудина сугыш елларында ничек эшләүләре, авырлыкларны сынатмыйча үтүләре турында сөйләделәр.

Ветераннарга үзләре турында кайгыртуны тою һәм якынлашып килүче Бөек Җиңү уңаеннан котлаулар кабул итү бик күңелле булды.

 Безгә тыныч тормыш бүләк итүче кешеләр өчен яхшы гамәлләр күбрәк эшләнсен, алар өчен җылы сүзләр күбрәк яңгырасын иде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International