21 апрельдә Апас муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Каратун урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары белән берлектә гаиләне алып бару дәресе үткәрелде.
ЗАГС бүлеге мөдире Р.И.Насыйбуллина мәктәп укучыларына гаилә кыйммәтләре һәм гаилә тормышына ничек әзерләнергә, ныклы, тату гаилә төзү өчен нәрсәләр белергә кирәклеге хакында сөйләде. Моңардан тыш, укучылар бик теләп бүлекнең, гражданлык хәле актларын теркәү органнары тарихы, демографик күрсәткечләр, бүлекнең функцияләре турында тыңладылар.