2016 нчы елның 21 апрелендә Мөслим муниципаль районының Туган якны өйрәнү музеенда 14 яшьләре тулган 12 егет һәм кызга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.
УФМС җитәкчесе Р.И.Маракина укучыларны паспортны куллану тәртибе белән таныштырды. Шуннан соң ТР Халык язучысы, Г. Тукай исемендәге премия лауреаты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Мөслим районының Мактаулы гражданины Фоат Садриев укучыларга паспортлар тапшырды һәм үзенең теләкләрен җиткерде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни сораулар буенча урынбасары Р.З.Солтанов яшьләрне истәлекле көн белән тәбрикләде һәм илебезнең лаеклы гражданнары булуларын теләде.