Конкурсның нәтиҗәләре Казан Ратушасында җирле үзидарә көнендә билгеле булды.
Конкурста быел Казан Башкарма Комитетының төрле бүлекләреннән 100дән артык хезмәткәр катнашты. Алар 17 номинациядә җиңү өчен көрәштеләр.
Без Гүзәл Фәритовнаны җиңү белән котлыйбыз!
Казан ЗАГСын ул елдан артык җитәкли, бу вакыт эчендә аның җитәкчелегендә без күп кенә кызыклы проектларны тормышка ашырдык. Гүзәл Фәритовна безне яңа эшләргә рухландыра.
Быел безнең Идарәдән бу конкурста 6 кеше катнашты. Киров районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Алена Игоревна Савинова “Кунакчыллык” номинациясенең финалына чыкты.
Без җиңүчеләребез белән горурланабыз, чөнки бу җиңүдә һәрберебезнең өлеше бар!