Актаныш районы ЗАГС бүлегендә 2016 нче елның 21 апрель көнендә 60 нчы баланы теркәү тантанасы үткәрелде. Бәхетле әти - Әнвәров Шәфкат Илфат улы һәм әнисе - Әнвәрова Гөлнара Фигат кызы улларына Тамерлан исеме куштылар. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшь парны 2 нче балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын күңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт , бәхетле итеп үстерүләрен теләде. Яшь гаиләгә уңышлар, мәхәббәтле тормыш телибез, - диде ул.