2016 елның 21 апрель көнне, “Язгы изгелек атнасы - яхшы эшләр эстафетасы” дип аталган акцияга таянып, “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге белгечләре, районның ЗАГС бүлеге, волонтерлар белән берлектә мөмкинлекләре чикле булган балалы гаиләгә бардылар. Бу очрашу “Яхшы эшләр көне!” дигән девиз астында үткәрелде. Әлеге баланы туган көне белән котлап, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.