Анда Лаеш муниципаль районының Исполком вәкиле, җәмәгать судьялары, ГХАТ бүлеге җитәкчесе, Лаеш муниципаль районының халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе катнаштылар. Түгәрәк өстәл утырышында җәмәгать судьялары, ГХАТ бүлеге җитәкчесе аерылушылар буенча алдагы еллардагы статистик мәгълүматларны китерделәр. Бу сорау буенча уртак фикер алышу нәтиҗәсендә киләчәктә гаиләне ныгыту буенча план эшләнде.