Сугыш... Күпме язмышларны алып киттең... Күпме яшь хатын-кызларны ялгыз җиде юл чатында калдырдың... Күпме сабыйларны ятим иттең...
Безнең батыр әби-бабайларыбыз якты күк йөзе өчен тырышканнар. Балалары, оныклары күз яшьләре түкмәсен өчен күпме көч куйганныр. Ә бүген безгә 71 җиңү язы килде...
Элеватор тауы поселогында яшәүче Павел Фокинга 104 яшь. Шулай ук ул шәһәрнең иң карт яшәүчесе һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан кеше.
Павел Фокинның иң зур шатлыгы – аның тату гаиләсе: дүрт кызы (олысына 76 яшь, кечесенә – 64), биш оныгы, алты оныкларының уллары һәм кызлары һәм ике оныкларының улларынның улы.
2016 елның 5 май көнендә Җиңү бәйрәменә ГХАТ Идарәсе белгечләре һәм 7 нче белән бергә ветераннар өчен истәлекле сувенирлар рәвешендә, хатлар-өчпочмаклар әзерләделәр.
Балалар Бөек Ватан сугышы ветераннарына җылы теләкләрен яздылар, Җиңү Көне темасына аппликация ясадылар. Очрашу ахырында ГХАТ Идарәсе белгечләре балаларга Җиңү символы – георгий тасмасын тапшырдылар.
Яр Чаллы шәһәрендә гомер итүче Нурбикә Хайрулла кызы Сафина шушы көннәрдә үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова котлады.
Әлеге структур бүлекчәсенең эше турында мәгълүмат.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2016-нче елның 5 май көнне 26 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды. Шулай ук тантанада “Бердәм Россия” партиясе баш белгече Е.Л.Шуралева, паспорт-виза хезмәте ветераны, № 2 полиция бүлеге Ветераннар советы председателе урынбасары З.К.Фомина, Үзәк һәм Автозавод УФМС бүлегенең белгеч-экспертлары катнаштылар.
Бәйрәм күтәренке рухта узды.
Ветераннарны кайгырту һәм аларга игътибар, хөрмәт күрсәтү – һәммәбезнең изге бурычы. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан район һәм авыл җирлеге җитәкчелеге ветераннарга истәлекле бүләк һәм Татарстан Республикасы Президентының котлау открыткасын тапшыралар. Бер генә ветеран да игътибардан читтә калмый. Аларның һәммәсе турында балалары, туганнары, авыл җирлеге вәкилләре даими кайгыртып тора.
Баулы ГХАТ бүлегендә үзенчәлекле паспортлар тапшыру чарасы узды. Бөек Җиңү көне алдыннан 18 яшьүсмер белән бергә Россия гражданины паспорты Бөек Ватан сугышы ветераны, 2 һәм 3 дәрәҗәле Дан Ордены, Кызыл Йолдыз Ордены, 1 дәрәҗәле Ватан сугышы Ордены кавалеры, «За победу над Германией», «За взятие Кёнигсберга», «За отвагу», «За боевые заслуги» медальләре белән бүләкләнгән, чын хәрби разведчик Носач Николай Степановичка да тапшырылды.
2016 елның 5 маенда Бөек Ватан сугышы ветераннары Маврин Егор Михаил улы һәм Фахрутдинов Фәтхелислам Фәхрислам улы туган көннәрен билгеләп үттеләр.
2016 ел 5 май көнендә Бөек Ватан Сугышында Җиңүнең 71 ел тулу уңаеннан, ГХАТ Идарәсе белгечләре Бөек Ватан сугышы ветераны Заборников Евладий Кирилл улы һәм аның тормыш иптәше Нина Тимофей кызы белән чәй табыны артында очрашу уздырдылар.