ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 4 маенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә игезәкләр Арсений һәм Аринаның тууы теркәлде. Сабыйлар 27 апрель көнне 5 минут ара белән туып Горловлар гаиләсенә икеләтә шатлык өстәделәр.

Буа  муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан ,  2016 елның 25 мартыннан 25 апреленә кадәр  «Судьбы прекрасные моменты...” дигән конкурс үткәрелде. Конкурста 4 номинация катнашты, һәм  2016 елның 4 маенда  нәтиҗә ясалды.

“Никахлашу” сүзенең ни дәрәҗәдә кадерле булуын җиткеру, аны гаиләләрдә саклый белүне өйрәтү – төп максаты иде.

Тулы бер составта комиссия төзеп призлы урыннар да билгеләнде. Ә инде һәрбер укучыга җиңүче һәм катнашучы дипломнарын май аенда узачак Гаилә конендә тапшырылычак.

4 май көне  Югары Ослан муниципаль  районы Соболевское авыл җирлегендә  Мартемьяновлар  гаиләсе  Никита улы  Константин  һәм  Тимофей  кызы Антонина 55 ел бергә  матур, тигез гомер итүләрен билгеләп үттеләр.

Бу парлар  бергə гаилə корып, юлларында очраган кыенлыкларны, каршылыкларны җиңеп,бер-берсен гомер буе яратып, хөрмәт итеп,тугры булып үзләренең мәхәббәтләрен, гаилəлəрен саклап калалар.Алар балаларына,  оныкларына,туганнарына һəм янəшəлəрендə  яшəгəн якыннарына йөрəк җылыларын кызганмыйлар. Балаларына дөрес тәрбия биреп,башкаларга үрнәк булырлык итеп үстерәләр.

4 майда Баулы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның икенче пар  игезәкләр  тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Фларис һәм Айгөл Сахибуллиннар гаиләсендә барлыкка килде.  Әти- әни балаларына Язилә һәм Данияр дигән исемнәр бирделәр.  ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Мөрсәлимова бәхетле  гаиләне ихлас котлап туу турындагы таныклыклар тапшырды. 

Игезәк балалар туу - сөенечле хәл. Әти әниләр икеләтә бәхетле. Минзәлә районы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның өченче пар игезәкләренен тууы теркәлде. Хафиз һәм Гүзәл Хаматуллиннар гаиләсе бер көнне кызлы да, малайлы да булдылар. Сабыйларга Хамис һәм Хәдичә исеме кушылды. Әти әниләрне шушы сөенечле вакыйга белән котлыйбыз!

         2016 елның май аенда 4 числосында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 5 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары белән гаилә тормышын алып бару дәресе үткәрелде.


3
май, 2016 ел
сишәмбе

Апрель аенда Бөгелмә шәһәрендә махсус Бөек Җиңү көненә багышлап оештырылган «Бүләккә – җылылык» акциясе старт алды. Әлеге күркәм эштә шәһәребез һәм районыбызның һәр теләгән кешесе катнашты. Моның өчен бары тик 25х25 см зурлыгындагы квадрат бәйләргә кирәк иде. Соңыннан исә бу өлешләр, зур плед хасил итеп, бергә тегелделәр. Акциядә без – ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты.

2016 елның 3 май көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 7 нче балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре белән Кояш Көненә багышланган дәрес узды.

“Язгы игелек атнасы – игелекле эшләргә эстафета” кысаларында Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге парк зонасын чистартуда катнаштылар. Монда яңа өйләнешүче парлар никахларын теркәгәннән соң килеп фотосессияләр оештыралар, туганнары һәм  якыннарыннан котлаулар кабул итәләр.


2
май, 2016 ел
дүшәмбе

2 май кɵнне Бөек Җиңүнең 71 еллыгы һəм Югары Ослан районының оешуына 85 ел уңаеннан Геройлар Паркында танатаналы төстə якташларыбызга мемориаль такта ачу булды, шул уңайдан 14 яшь тулган Россия гражданнарына паспорт тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International