Югары Ослан муниципаль районында тантаналы төстə паспортлар тапшырдылар

2016 елның 2 мае, дүшәмбе

2 май кɵнне Бөек Җиңүнең 71 еллыгы һəм Югары Ослан районының оешуына 85 ел уңаеннан Геройлар Паркында танатаналы төстə якташларыбызга мемориаль такта ачу булды, шул уңайдан 14 яшь тулган Россия гражданнарына паспорт тапшырдылар.

Районыбызда мемориаль такталар ачу бик матур күренеш. Үсеп килүче яшь буын тарихыбызны һəм үзебезнең геройларыбызны белергə тиешлəр.

Яшь гражданнарга матур телəклəрен Югары Ослан муниципаль районының ветераннар Советы рəисе Рима Троицкая əйтте. Татарстан Республикасында Федераль меграция хезмәте идарәсенең Югары Ослан районындагы бүлекчәсе башлыгы Марсель Давлетшин паспортны тапшырганда балаларны бу истәлекле көн белән котлады, аларга паспортларын кадерләп сакларга, Россия Федерациясе гражданинының хокук һәм бурычларын үтәүләрен, укуларында уңышлар һәм киләчәккә ышаныч белән карауларын теләде.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова яшь гражданнарны бу истәлекле көн паспорт алулары белән котлап «Им наградой будет наша память» дип аталган китап бүлəк итте.

Паспорт алган көнне кеше үз гомерендә иң әһәмиятле көн дип саный ала. Россия гражданины паспортын алган көн, бу яшь гражданнарның күңеллəрендə озак еллар сакланыр дип ышанасы килə.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International