2016 елның 3 май көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 7 нче балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре белән Кояш Көненә багышланган дәрес узды.
Идарә белгечләре балаларга табигать, кояш нурлары файдасы турында сөйләделәр. Балалар Кояш турында әкиятләр һәм легендаларны искә төшерделәр, табышмакларга җавап бирделәр һәм ребуслар чиштеләр. Дәрес ахырында асфальтта «Һәрвакыт Булсын Кояш!» рәсем конкурсы үтте. Балалар бик теләп төсле акбур белән кояш, күк, салават күпере һәм чәчәкләр ясадылар. Барлык рәсемнәр позитив, матур, төсле килеп чыкты.