Игезәк балалар туу

2016 елның 4 мае, чәршәмбе

Игезәк балалар туу - сөенечле хәл. Әти әниләр икеләтә бәхетле. Минзәлә районы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның өченче пар игезәкләренен тууы теркәлде. Хафиз һәм Гүзәл Хаматуллиннар гаиләсе бер көнне кызлы да, малайлы да булдылар. Сабыйларга Хамис һәм Хәдичә исеме кушылды. Әти әниләрне шушы сөенечле вакыйга белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International