ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2016 ел
дүшәмбе

1 нче апрельдән алып 30 апрельгә кадәр шәһәрдә 1936 туу турында таныклык рәсмиләштерелгән.

Узган айда җиде бала тудыру йортларында 1451 бала рәсмиләштерелгән. Алар арасында: 326 – 1нче бала тудыру йортында, 290 – ДРКБда.


1
май, 2016 ел
якшәмбе

2016 елның 1 май көнендә ТР Лениногорск районы Иске Куак авылында тормыш итүче Марчин Петр Александр улы белән Мария Федор кызы язылышуларына 45 ел тулу уңаен билгеләп үттеләр. Алар ГХАТ бүлеге белгечләре тарафыннан котлауларны өйләрендә кабул итте, бу көннең истәлеге итеп аларга юбилей таныклыгы тапшырылды.

1 май – хезмәт бәйрәменә багышланган күңелле тамашада ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты.

      1 май көне Югары Ослан муниципаль районында Идел елгасы яры буенда Яз һəм Хезмəт көне уңаеннан профсоюзларның  митингы узды. Бу чарада Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмəткəрлəре дə актив катнашты.

25-29 апрельда 10 баланың  атасын яздыру һәм 42 үлү турында таныклар рәсмиләштерелде.

Ике күп функцияле  үзәктә ЗАГС белгечләре эшлиләр. Казанлылар язылышу, үзара килешеп аерылышу гаризаларын, баланы теркәү, балага атасын яздыру һәм үлүне терки алар. Шулай ук алар ЗАГС белгечләреннән консультация ала алалар.

Тәтеш муниципаль районында “Язгы игелек атнасы – игелекле эшләргә эстафета” һәм Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап предприятия һәм оешмалар арасында язгы кросс оештырдылар.


30
апрель, 2016 ел
шимбә

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» акциясе дәвам итә.

2016 елның 30 апрелендә Түбән Кама районының ГХАТ Идарәсенең төп залында Андрей һәм Елена Лагинскийларның егерме биш ел, көмеш туе тантанасы узды.

Лаеш муниципаль районы Лаеш шәһәрендә 2016 елның 30 апрель  көннендә “Парклар һәм скверлар көне” үткәрелде.

          Чара барышында оешмалар арасында балалар өчен конкурслар һәм бәйрәм концерты үткәрелде. ГХАТ бүлеге бу чарада катнашты.

Язгы изгелек атнасы – изге эшләр эстафетасы “Изге Татарстан” акциясе кысаларында Лаеш районы ГХАТ бүлеге үзенә килүчеләр өчен “Изге эшләр ромашкасы” әзерләделәр. Һәрбер катнашучы киләчәктә үзе башкара алырлык изге теләкләр белән үз таҗын сайлап алды. Ул өлкәннәргә ярдәм итәргә, үзенең йорт янында тәртип оештырырга, якын кешегә җылы сүзләр әйтергә, әти-әниләргә шалтыратырга, авыру балаларга булышырга “Изгелек” сүзе белән смс җибәрергә тиеш.

               ТР Лениногорск шәһәренең ГХАТ бүлегендә, 30 апрель көнендә Вахыйтов Марат Мәсхүт улы белән Әлфизә Әлфис кызының язылышуларына 20 ел тулу уңаеннан “Фарфор туй”ларын билгеләп үтү тантанасы уздырылды. ГХАТ бүлеге белгечләре тарафыннан юбилярларга күпләгән котлау сүзләре җиткерелде һәм юбилей таныклыгы тапшырылды. Юбилярлар шулай ук бу көннең истәлеге итеп, почет кенәгәсендә дә үзләренең имзаларын калдырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International