“Изге эшләр ромашкасы”

2016 елның 30 апреле, шимбә

Язгы изгелек атнасы – изге эшләр эстафетасы “Изге Татарстан” акциясе кысаларында Лаеш районы ГХАТ бүлеге үзенә килүчеләр өчен “Изге эшләр ромашкасы” әзерләделәр. Һәрбер катнашучы киләчәктә үзе башкара алырлык изге теләкләр белән үз таҗын сайлап алды. Ул өлкәннәргә ярдәм итәргә, үзенең йорт янында тәртип оештырырга, якын кешегә җылы сүзләр әйтергә, әти-әниләргә шалтыратырга, авыру балаларга булышырга “Изгелек” сүзе белән смс җибәрергә тиеш.

Килүчеләр ГХАТ бүлегеннән яхшы кәеф, күтәренке рух һәм изге эшләр эшләү теләге белән якын-тирәдәгеләргә уңай тәэсир тапшырып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International