1 нче апрельдән алып 30 апрельгә кадәр шәһәрдә 1936 туу турында таныклык рәсмиләштерелгән.
Узган айда җиде бала тудыру йортларында 1451 бала рәсмиләштерелгән. Алар арасында: 326 – 1нче бала тудыру йортында, 290 – ДРКБда.
Искә төшерик, 2010 нчы елдан алып казанлылар бала тудыру йортларында ук туу турында таныклык ала алар. Туу турындагы документны рәсмиләштерер өчен түбәндәге документлар тапшырылырга тиеш: ата-ананың паспортлары, язылышу турында таныклык һәм медицина туу белешмәсе.