«50 мәхәббәт юбилее»: Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә "Көмеш" юбилей билгеләп үтелде

2016 елның 30 апреле, шимбә

 

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» акциясе дәвам итә.

2016 елның 30 апрелендә Түбән Кама районының ГХАТ Идарәсенең төп залында Андрей һәм Елена Лагинскийларның егерме биш ел, көмеш туе тантанасы узды.

Никахлашу Сараенда шушы бәйрәм көнендә гайләнең туганнары һәм якыннары, яраткан оныклары һәм балалары җыелды. Юбилярга бик күп матур сүзләр әйтелде, Елена һәм Андрей, үз чиратында, балаларга һәм кунакларга җылы сүзләре өчен зур рәхмәтен белдерделәр.

Егерме биш ел бергә гомер итү вакытында Лагинскийлар гайләсе төпле һәм нык булырга өйрәнде. Аларның гаилә девизы бер-беребезгә ярдәм итеп, шатлыкларны һәм кайгыларны бергә кичә белергә өйрәтә.

Идарә белгечләре юбилярларны истәлекле туй бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик иттеләр. Бүгенге көн истәлегенә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин исеменнән котлау хатын бүләк иттеләр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International