Тәтеш муниципаль районында “Язгы игелек атнасы – игелекле эшләргә эстафета” һәм Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап предприятия һәм оешмалар арасында язгы кросс оештырдылар.
Ярыш алдыннан катнашучыларны Тәтеш муниципаль районы Башкарма комиеты А.Б.Семенычев котлады. Әлеге чаралар сәламәт тормыш алып барырга теләүчеләр сафын арттыра, - дип билгеләп үтте район Башлыгы.
Кросста районыбызның барлык оешма һәм предриятияләре катнашты, ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре дә әлеге чарадан читтә калмадылар.