Апрель аенда Бөгелмә шәһәрендә махсус Бөек Җиңү көненә багышлап оештырылган «Бүләккә – җылылык» акциясе старт алды. Әлеге күркәм эштә шәһәребез һәм районыбызның һәр теләгән кешесе катнашты. Моның өчен бары тик 25х25 см зурлыгындагы квадрат бәйләргә кирәк иде. Соңыннан исә бу өлешләр, зур плед хасил итеп, бергә тегелделәр. Акциядә без – ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты.
3 май көнне Техника йорты каршындагы мәйданда әлеге пледлар бөгелмәлеләр игътибарына тәкъдим ителде. Барлыгы 3 дистәгә якын плед бәйләнде һәм ветераннарга бүләк ителде. «Бүләккә – җылылык» акциясен оештыручыларга чиксз рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Шушы уртак эштә үзебездән дә шәхси өлеш кертү – ул тынычлык һәм иминлек бүләк итүчеләргә хөрмәт хисләрен белдерү өчен кечкенә генә булса да мөмкинлек булып тора. Сез безнең хәтердә! Без сезнең белән горурланабыз!
Рәхмәт сезгә, ветераннарыбыз. Алдыгызда баш иябез!