Элеватор тауы поселогында яшәүче Павел Фокинга 104 яшь. Шулай ук ул шәһәрнең иң карт яшәүчесе һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан кеше.
Павел Фокинның иң зур шатлыгы – аның тату гаиләсе: дүрт кызы (олысына 76 яшь, кечесенә – 64), биш оныгы, алты оныкларының уллары һәм кызлары һәм ике оныкларының улларынның улы.
Яр Чаллы шәһәрендә 15 озын гомерле кеше яши, аларга 100 һәм 100-дән артык яшь.
Шулай ук, 95-99 яшьтә -103, 90-94 яшьтә – 637, 85-89 яшьтә -2388, 80-84 яшьтә – 4116, 75-79 яшьтә – 10352 кеше яши.