Ветераннарны кайгырту һәм аларга игътибар, хөрмәт күрсәтү – һәммәбезнең изге бурычы. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан район һәм авыл җирлеге җитәкчелеге ветераннарга истәлекле бүләк һәм Татарстан Республикасы Президентының котлау открыткасын тапшыралар. Бер генә ветеран да игътибардан читтә калмый. Аларның һәммәсе турында балалары, туганнары, авыл җирлеге вәкилләре даими кайгыртып тора.
Кадерле ветераннарыбыз! Батырлыгыгыз, намуслы хезмәтегез өчен мең рәхмәт Сезгә! Сезгә тазалык-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер телибез. Йортларыгызда иминлек булсын, якыннарыгызның ихтирамын тоеп яшәгез. Якынлашып килүче Җиңү көне белән!