Сугыш... Күпме язмышларны алып киттең... Күпме яшь хатын-кызларны ялгыз җиде юл чатында калдырдың... Күпме сабыйларны ятим иттең...
Безнең батыр әби-бабайларыбыз якты күк йөзе өчен тырышканнар. Балалары, оныклары күз яшьләре түкмәсен өчен күпме көч куйганныр. Ә бүген безгә 71 җиңү язы килде...
Балык Бистәсе районында Бөек җиңүнең 71 еллыгына багышлап күп мәдәни чаралар үткәрелде. Шуларның берсе гасырлар чылбырын тоташтыручы – тарих. Районыбызның Туган як музеенда нәфис кино елына һәм Бөек җиңүнең 71 еллыгына багышланган күргәзмә оештырылды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Каримуллина белән тыл ветераны Әминә Гарипова бүген тарих битләрен кабат искә төшерү өчен бирегә килделәр. Әйе, еллар бәйләнеше – хәзинә. Ә сугыш кырында көч куйган ветераннарыбыз һәм тыл батырларыбыз – тере тарих...
Сугыш... Синең аяусыз кырларыңда күпме кеше гомерләре өзелде... Якты күк йөзе, айлы төннәр өчен, кояшлы көннәр өчен җиңү яуланды. Ветераннарыбыз, сезнең алда без баш иябез!