Әлмәт муниципаль районында Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлау

2016 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

          2016 елның 5 маенда Бөек Ватан сугышы ветераннары Маврин Егор Михаил улы һәм Фахрутдинов Фәтхелислам Фәхрислам улы туган көннәрен билгеләп үттеләр.

          Маврин Егор Михаил улына 93 яшь тулды. Ул Әлмәт районы Шөгерчә авылында күпбалалы гаиләдә туа. Сугыш башланганда аңа нибары 18 яшь була, 1942 елның апрелендә фронтка китә. Сугыштан соң Борискино авыл җирлеге рәисе булып эшли. Туган якларына кайтып 1948 елда өйләнә. Тормыш иптәше белән алар 3 кыз һәм 3 малай үстерделәр. Бүгенге көндә алар 14 онык һәм 10 оныкчыкка сөенеп яшиләр.

          Фахрутдинов Фәтхелислам Фәхрислам улына 96 яшь тулды. Ул Лениногорск районы Кирлегач авылында туа. Армия сафларына 1940 елда чакырылып Эстониядә хезмәт итә. Сугыш елларында Рига һәм Псков астында яралана, бик озак госпитальдә дәвалана, ләкин шуннан соң да ул үз теләге белән яңадан фронтка китә. Бүгенге көндә дә Фәтхелислам абый җитез, сугыш еллары вакыйгаларын  ачык хәтерли, барысы турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирә ала. Тормыш иптәше Минсәрвәр апа белән алар 30 ел бергә гомер итеп, балалар үстереп, аларга шатланып яшиләр.

          Район хакимияте башлыгы Айрат Хайруллин президент Рөстәм Миңнехановтан котлау хатлары, үз исеменнән ветераннарга чәчәкләр, истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International