Яр Чаллы шәһәрендә гомер итүче Нурбикә Хайрулла кызы Сафина шушы көннәрдә үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова котлады. Яшьтән ятим калган Нурбикә 5 класс тәмамлагач шырпы ясау заводында эшли, аннары горпо системасына китә. Кызының ярдәмен тоеп, 9 оныгын, 13 оныкчыгына һәм 1 оныкчыкның баласына сөенеп яши бүгенге көндә тыл ветераны һәм сугыш ветераны толы Нурбикә ханым.