Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең документларны формалаштыру, исәпкә алу, саклау һәм бирү бүлеге тарафыннан апрель аенда акт язмаларының икенче экземплярлары буенча гражданлык хәле актларын теркәү турында 151 кабат таныклык (белешмә) бирелде, шул исәптән гражданлык хәле актлары булмавы турында хәбәрнамәләр.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре, нигездә, 1923-1935 елларда төзелгән туу һәм язылышу турында актларга, шул исәптән гарәп һәм латин графикасы белән төзелгән актларга кагыла.
Шулай ук 97 гражданлык хәле актларын теркәү турындагы документларга апостиль куелды.