Бөек Ватан сугышы ветеранына паспорт тапшырылды

2016 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Баулы ГХАТ бүлегендә үзенчәлекле паспортлар тапшыру чарасы узды. Бөек Җиңү көне алдыннан 18 яшьүсмер белән бергә Россия гражданины паспорты Бөек Ватан сугышы ветераны, 2 һәм 3 дәрәҗәле Дан Ордены, Кызыл Йолдыз Ордены, 1 дәрәҗәле Ватан сугышы Ордены кавалеры, «За победу над Германией», «За взятие Кёнигсберга», «За отвагу», «За боевые заслуги» медальләре белән бүләкләнгән, чын хәрби разведчик Носач Николай Степановичка да тапшырылды.

Сугыш ветераны Николай Степанович Грузиядә, Цхалтубо шәһәрендә яши.Тормыш иптәше Клавдия Владимеровна белән 69 ел тату, бәхетле гомер кичерәләр. Ике бала тәрбиялиләр, бүгенге көндә оныклыры, оныкчыклары уңышларына шатланып яшиләр.

Тормыш вакыйгалары сәбәпле, Носач гаиләсе Баулыга, уллары Валерий Николаевич гаиләсенә күченеп кайта һәм Россия гражданлыгын алу теләген белдерә.

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан ветеранның хыялы томышка ашты. Казаннан махсус килгән Россия миграция идарәсенең Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе Артем Алексадрович Кузнецов Носач Николай Степановичка Россия гражданины паспорты тапшырды.

Ветараннар гаиләсен Баулы район Башлыгы Рамил Гатиятуллин, Татартсан Дәүләт Советы депутатлары Альберт Хабибуллин, Ирек Салихов котладылар, бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. 

Чарада катнашучыларга Георгий тасмалары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International